Муниципаль районның туган якны өйрәнү музеенда өлкән яшьтәге гражданнарга компьютер курслары тәмамлау турында сертификатлар тапшырылды.
Курслар Россия пенсионерлар союзының җирле бүлегендә өченче яшь университеты базасында үткәрелде. Тыңлаучылар 72 сәгатькә исәпләнгән программа үзләштерде, интернеттан, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталыннан кулланырга өйрәнде.
Кама Тамагы һәм Апас районнарында ПФ идарәсе җитәкчесе Илмир Гыйлметдинов барысын да укуларын уңышлы тәмамлаулары белән котлады, нык сәламәтлек, озын гомер теләде. Аннан соң Кама Тамагы муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Илдар Вахитов компьютер курслары тәмамлаучыларга сертификатлар тапшырды.
Ветераннарның район советы рәисе Ирания Сәгъдиева һәм Россия пенсионерлар союзының җирле бүлеге рәисе Фәүзия Иванова рәхмәт сүзе белән чыкты.
Чара җылы һәм дустанә шартларда үтте. Ул ПФ идарәсе һәм пенсионерлар союзы оештырган чәй табыны артында дәвам итте.