Мини-футбол турниры

2013 елның 2 апреле, сишәмбе

     Узган якшәмбедә “Акчарлак” спорт комплексында традицион мини-футбол турниры үткәрелде. Анда Буа, Тәтеш, Байлар Сабасы, Кама Тамагы спортчылары көч сынашты.

     Ярышларда өч ветераннар һәм алты яшьләр командасы катнашты. Ике яшь категориясендә дә сабалылар җиңү яулады, ветераннар арасында икенче урын Буа, өченче урын Кама Тамагы командасында. Ә яшьләрдән киресенчә  Кама Тамагы икенче, Буа командасы өченче  урында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International