2021 елның 22 гыйнварында Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районының Келәнче авыл җирлегендә гражданнар җыелышы булып узды.
Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. Авыл җирлеге башлыгы Кадыйров Дамир Габделхәй улы җирле үзидарә органнары эшчәнлеген оештыру, җирлек территориясендә 2020 елда башкарылган эшләр һәм үзара салым акчасына башкарылган эшләр турында сөйләде.
2. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Вәлиев Илфат Илдар улы кече хуҗалык рәвешләренә дәүләт ярдәме чаралары турында сөйләде.
3. 2021 елгы янгын куркынычы сезонына әзерлек һәм урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча кирәкле чаралар күрү турында.
Әскәров Ильяс Ислам улы-Кама Тамагы МР участок урманчысы.
4. Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Наил Альберт улы Вазыйховның муниципаль район территориясендә максатчан программаларны гамәлгә ашыру турында чыгышы