Гималов Вәрис Гималтдин улы 1931 елның 23 гыйнварында Кама Тамагы районы Балтач авылында туа. Гаиләдә 3 бала усәләр. Шуларның иң олысы Гималов Вәрис абый .
1938 елда гаиләләре белән Мәскәү өлкәсенә китеп урнашалар. Әти – әнисе заводта хезмәт итәләр. 1941 елда сугыш башлангач, әтисен сугышка алалар, әнисе эвакуацияләнеп балалары белән кире туган авылына кайтып егыла. « Ой бик иске - салкын, оскә кияргә кием, ашарга бернәрсә юк»,- иде дип искә ала Вәрис абый.
Балтач мәктәбендә 4 класс белем ала . 10 яшендә үгез җигеп кырдан печән, салам ташый, фермада терлекләр ашата. Тәмтедән ягулык ташый, кырда жир сорә.
1953 елда аны юллама белән Монастырскийга трактористлар курсына укырга җибәрәләр.
1954 елдан алып пенсиягә чыкканчы (1991 ел) тракторист булып колхозда хезмәт итә. 1957 елда Ишем авылы кызы, Зайнуллина Сөгъдә апа белән тормыш корып яши башлыйлар. Сөгъдә апа колхоз фермасында сыер савучы булып эшли. Алар 3 бала тәрбияләп үстерәләр.(кызлары Альфинур, уллары Ильгиз хэм Ильфат) Кызганычка каршы тагын бер уллары кечкенэ вакытта фаҗигале тостә һәлак була. Үз эшләрен намус белән башкарып, башкаларга үрнәк булып , туган авылларында тормыш иптәше белән 59 ел бергә гомер кичерәләр. Тәртипле тырыш балалар үстерәләр. 2016 елда тормыш иптәше вафат була.
Хәзергесе көндә Гималов Варис абый кечкенә малае Илфат тәрбиясендә гомер кичерә. Аның 7 оныгы , 3 оныкчыгы бар. «Тормышым бик рәхәт, балаларым барысыда бик карыйлар,рәхмәт яусын» - дип хэр көненә шөкер итеп яши ул.