Муниципаль район башлыгы каршында язгы кыр эшләренә әзерлек буенча киңәшмә узды

2021 елның 25 гыйнвары, дүшәмбе

23 гыйнварда Кама Тамагы муниципаль районы Советының утырышлар залында муниципаль район башлыгы каршында язгы кыр эшләренә әзерлек буенча киңәшмә узды. Киңәшмәдә Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы һәм белгечләре, хуҗалыклар җитәкчеләре, КФХ башлыклары, «РАЦИН» АҖ вәкиле катнашты. Киңәшмәне ачып, Вазыйхов Наил Альберт улы авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау, минераль ашламалар туплау, орлыклар сатып алу мәсьәләләренә тукталды, КФХ башлыклары игътибарын ызанлау, җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү проблемаларына юнәлтте.

Идарә җитәкчесе Вәлиев Илфат Илдар улы АПКның оештыру структурасындагы үзгәрешләр, үсемлекчелек һәм терлекчелек тармагындагы нәтиҗәләр, 2021 елга планнар, техниканы ремонтлауның барышы, орлыклар белән тәэмин ителеш, минераль ашламалар туплау турында сөйләде, 2021 елда авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә субсидияләр бирү шартларына җентекләп тукталды.

РАЦИН вәкиле Константин Евгеньевич катнашучыларны ягулык-майлау материаллары, минераль ашламалар, кукуруз орлыклары, бөртекле культуралар орлыклары һәм үсемлекләрне яклау чаралары белән тәэмин итү программалары белән таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International