Педагогик хезмәткәрләрнең җыелышы

2021 елның 25 гыйнвары, дүшәмбе

Бүген Кама Тамагы урта гомуми белем бирү мәктәбендә Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Вазыйхов Наил Альберт улы, «Мәгариф идарәсе» МКУ башлыгы Гыймадиева Елена Александровна катнашында мәктәп директорлары, Кама Тамагы муниципаль районының мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре мөдирләре белән җыелыш узды.

Җыелышны «Мәгариф идарәсе» МКУ башлыгы Гимадеева Елена Александровна 2020 елгы эш нәтиҗәләре һәм 2021 елга бурычлары буенча чыгыш белән ачты.

Муниципаль район башлыгы Вазыйхов Наил Альберт улы үз чыгышында муниципаль район территориясендә максатчан программаларның гамәлгә ашырылуы, районда икътисадый, иҗтимагый-сәяси вәзгыять, 2020 елда башкарылган эшләр, 2021 елга планнар турында сөйләде. Җыелыш азагында сорауларга җаваплар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International