26 гыйнварда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бинасында кече хуҗалыкларга дәүләт ярдәме программаларында катнашуга дәгъва кылучылар белән киңәшмә булып узды. Анда Идарә җитәкчесе Илфат Илдар улы Вәлиев, Идарә белгечләре, “Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге” директоры Илнур Рафакович Хәбибуллин, Үзәкнең мәгълүмат-аналитика бүлеге җитәкчесе Илнур Мөслим улы катнашты.
Киңәшмәне ачып, Илфат Илдар улы районда фермерлыкны үстерү мәсьәләләренә тукталды, биналарны, җирләрне рәсмиләштерү проблемалары турында сөйләде, программаларда катнашу шартларын үтәүнең мөһимлеген ассызыклады. Илнур Мөслим улы “Агростартап”, “Гаилә фермаларын үстерү”, “Агропрогресс” программаларының асылын тәфсилләп сөйләп бирде: грантларның нинди максатларда һәм нинди күләмдә бирелә, кем катнаша ала, фермерларның хезмәт шартлары, мөмкинлекләре. Программаларда катнашу дәгъвалары үз сорауларына тулы җаваплар ала алды.