2021 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил дәүләт органнары җитәкчеләре белән гражданнарны уртак кабул итү практикасы дәвам итә.
2021 елның 02 февралендә 15.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһ., Карл Маркс ур., 61) Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе гражданнарны кабул итә.
Шулай ук республиканың муниципаль районнарында яшәүчеләргә үз сорауларын Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесенә һәм Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә “Skype” программасы аша турыдан-туры республиканың муниципаль берәмлекләрендә кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең кабул итү ярдәмчеләренә тоташу юлы белән бирү мөмкинлеге булачак.
Сәрия Сабурская һәм Рөстәм Галәвовка мөрәҗәгать итәргә теләүче республика халкына алдан ук (843) 236-41-80 телефоны аша язылырга һәм билгеләнгән вакытка вәкаләтле вәкилнең кабул итү ярдәмчесенә яки Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратына килергә кирәк.