Кама Тамагы муниципаль районының Балтач авыл җирлегендә гражданнар җыелышы (җыены)

2021 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

2021 елның 27 гыйнварында Кама Тамагы муниципаль районының Балтач авыл җирлегендә гражданнар җыелышы булды.

Җыелышта район хезмәтләре җитәкчеләре һәм җирлекләрнең актив халкы катнашты.

Көн тәртибендә түбәндәгеләр каралды:

1. Авыл җирлеге башлыгы Мөхәммәдуллин Динар Имаметдин улы җирле үзидарә органнары эшчәнлеген оештыру, 2020 елда җирлек территориясендә башкарылган эшләр һәм үзара салым акчасына эшләр башкару бурычлары турында.

2. Авыл хуҗалыгы формированиесе җитәкчесе 2020 елга эш йомгаклары турында. 

3. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Вәлиев Илфат Илдар улы кече хуҗалыкларга дәүләт ярдәме чаралары турында.

4. 2021 елның янгын куркынычы сезонына әзерлек һәм урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча кирәкле чаралар күрү турында.

Әскәров Ильяс Исламович - Кама Тамагы МР кишәрлек урманчысы.

5. Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы урынбасары Габидуллин Газинур Әфкать улы чыгышы муниципаль район территориясендә максатчан программаларны гамәлгә ашыру турында.

Җыелыш ахырында халыкны борчыган сорауларга җаваплар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International