2021 елның 27 гыйнварында Олы Кариле авыл җирлегендә һәм Кама Тамагы муниципаль районы Олы Кариле авыл җирлегенең Чаллы авылында гражданнар җыелышы булып узды.
Җыелышта район хезмәтләре җитәкчеләре һәм җирлекләрнең актив кешеләре катнашты.
Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды::
1. Авыл җирлеге башлыгы Гарифуллин Фарук Госман улы җирле үзидарә органнары эшчәнлеген оештыру, җирлек территориясендә 2020 елда башкарылган эшләр һәм үзара салым акчасына башкарылган эшләр турында сөйләде.
2. Авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчесе 2020 елга эш нәтиҗәләре турында.
3. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Вәлиев Илфат Илдар улы кече хуҗалык рәвешләренә дәүләт ярдәме чаралары турында сөйләде.
4. 2021 елгы янгын куркынычы сезонына әзерлек һәм урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча кирәкле чаралар күрү турында.
Әскәров Ильяс Ислам улы-Кама Тамагы МР участок урманчысы.
5. Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы урынбасары Габидуллин Газинур Авхат улы муниципаль район территориясендә максатчан программаларны гамәлгә ашыру турында чыгыш ясады.
Җыелыш ахырында халыкны борчыган сорауларга җаваплар бирелде.