Олы Бортас авыл җирлегендә халык җыены

2021 елның 28 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2021 елның 28 гыйнварында Кама Тамагы муниципаль районы Олы Бортас авыл җирлегенең Балчыклы авылында гражданнар җыелышы булып узды.

Җыелышта район хезмәтләре җитәкчеләре һәм җирлекләрнең актив кешеләре катнашты.

Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды::

1. Авыл җирлеге башлыгы Сәгъдиев Радик Солтан улы җирле үзидарә органнары эшчәнлеген оештыру, җирлек территориясендә 2020 елда башкарылган эшләр һәм үзара салым акчасына башкарылган эшләр турында сөйләде.

2. Авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчесе Садыков Фәрит Әкрәм улы 2020 елгы эш нәтиҗәләре турында.

3. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Вәлиев Илфат Илдар улы кече хуҗалык рәвешләренә дәүләт ярдәме чаралары турында сөйләде.

4. Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы урынбасары Габидуллин Газинур Авхат улы муниципаль район территориясендә максатчан программаларны гамәлгә ашыру турында чыгыш ясады.

Җыелыш ахырында халыкны борчыган сорауларга җаваплар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International