Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы каршындагы учреждениеләр, предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләре, районның шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары белән киңәйтелгән җыелыш

2021 елның 19 июле, дүшәмбе

Бүген, 2021 елның 19 июлендә, Кама Тамагы муниципаль районы Советының утырышлар залында учреждениеләр, предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләре, районның шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары белән Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгының киңәйтелгән җыелышы узды.

Киңәшмә барышында түбәндәге сораулар каралды:

1. Яңа коронавирус йогышы таралуга каршы тору чаралары турында (Вазыйхов Наил Альберт улы-Кама Тамагы МР башлыгы)

2. Электрон дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүдә планлаштырылган үзгәрешләр турында. Социаль әһәмиятле объектларга югары тизлекле Интернет тоташтыру турында (Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитетының оештыру эшләре бүлеге баш белгече Гыймадиев Эдуард Марс улы)3. Кама Тамагы һәм Куйбышев Затон штп төзекләндерү турында (Дәүләтшин Раил Хәмит улы – Кама Тамагы штп муниципаль берәмлеге Башлыгы урынбасары. Ефимов Николай Борисович – Куйбышев Затон штп муниципаль берәмлеге Башлыгы)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International