Бүген район мәктәпләрендә «Бердәм универсиада көне» үткәрелде.
Ул Гаилә көнендә үткәрелгәнлектән, күпчелек мәктәпләрдә аңа укучыларның ата-аналары да җәлеп ителгән иде. Гомумән алганда, бу көнне спорт залларында һәм ачык мәйданнарда берүк вакытта егермедән артык спорт чарасы үткәрелде, анда 250гә якын кеше катнашты.
Киләсе атнага 21 майда «Акчарлак» спорт комплексында дүрт күрше район командасы катнашында йөзү ярышлары булачак.