Район Башлыгының шахтерлар Көне белән котлавы

2021 елның 28 августы, шимбә

Хөрмәтле шахтерлар!

Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан ихлас котлауларымны кабул итегез. Шахтер һөнәре – кыю кешеләр сайлаган юл, алар кайчак хәтта гомерләрен куркыныч астына куеп, авыр шартларда да эшләргә сәләтле.

Районыбыз бай гипс ятмалары өстендә урнашу сәбәпле, Кама Тамагы халкының күп өлеше әлеге һөнәр белән бәйле. Бу бәйрәм якташларыбызның шахтер һөнәре ияләренә чиксез хөрмәтен чагылдыра.

Шахтерларның югары һөнәрилеге, чыдамлыгы һәм ныклыгы нәтиҗәсендә таучылар эше районның социаль-икътисади үсешенә элеккечә лаеклы өлеш кертә.

Хөрмәтле таучылар, шахтер хезмәте ветераннары! Сезгә сәламәтлек, гаилә бәхете, тынычлык һәм имин хезмәт телим.

Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Н.А.Вазыйхов

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International