“Заманча мәктәп” федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2021 елның 1 сентябрендә Кама Тамагы муниципаль районы мәктәпләрендә табигый-фәнни һәм технологик юнәлешле “Үсеш ноктасы” мәгариф үзәкләре ачылды.
Аны ачу тантанасында Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы урынбасары Габидуллин Газинур Авхатович катнашты, ул укучыларга мәктәптә “Үсеш ноктасы” үзәгенең бурычлары, эчтәлеге һәм максатлары турында сөйләде.
Федераль проектның төп максаты: мәктәп укучыларын әзерләү сыйфатын яхшырту һәм аларда заманча технологик һәм гуманитар күнекмәләрне үстерү.