Кама Тамагы муниципаль районының Сөкәй авыл җирлегендә гражданнар җыелышы (җыены)

2021 елның 13 сентябре, дүшәмбе

2021 елның 13 сентябрендә Сөкәй авыл җирлегендә гражданнар җыены узды. Җыелышта Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Вазыхов Наил Альберт улы, район предприятиеләре һәм оешмалары вәкилләре һәм җитәкчеләре катнашты.

Муниципаль район территориясендә максатчан программаларны гамәлгә ашыру һәм муниципаль районның социаль-икътисадый үсешенең төп юнәлешләре турында җыелучыларга Наил Альберт улы сөйләде.

Җирле үзидарә органнары эшчәнлеген оештыру, 2021 елның беренче яртыеллыгында җирлек территориясендә башкарылган эшләр һәм үзара салым акчасына эшләр башкару бурычлары турындагы нотык белән авыл җирлеге башлыгы Никитин Василий Павлович чыгыш ясады.

Җыелышта шулай ук борчыган проблемалар турында да сораулар күтәрелә, җыелыш йомгаклары буенча районның тиешле хезмәтләренә йөкләмә бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International