Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары, толлар, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары! Кадерле якташлар!
Бөек Җиңү көне уңаеннан иң ихлас котлауларны кабул итегез! Бу көнне без каһарманнарның үлмәс данын хөрмәтләп, узган гасырның иң рәхимсез сугышында җиңгән, барлык сынауларны үткән геройларыбыз алдында баш иябез. Халкыбызның бердәм булуы нәтиҗәсендә фашизм җиңелүгә дучар булды. Бу тыныч, матур тормыш безгә зур югалтулар бәрабәренә бирелде, аны буыннан-буынга тапшыру – безнең бурычыбыз.