Кама Тамагы муниципаль район Башлыгы П.Н.Лохановның Бөек Җиңү көне белән котлавы!

2017 елның 8 мае, дүшәмбе

Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары, толлар, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары! Кадерле якташлар!

Бөек Җиңү көне уңаеннан иң ихлас котлауларны  кабул итегез!

Бу көнне без каһарманнарның үлмәс данын хөрмәтләп, узган гасырның иң рәхимсез сугышында җиңгән, барлык сынауларны үткән геройларыбыз алдында баш иябез. Халкыбызның бердәм булуы нәтиҗәсендә фашизм җиңелүгә дучар булды. Бу тыныч, матур тормыш безгә зур югалтулар бәрабәренә бирелде, аны буыннан-буынга тапшыру – безнең бурычыбыз.

Елдан-ел ветераннар сафы сирәгәя, әмма аларның исемнәре, кылган батырлыклары күңелләребездә мәңге сакланыр.

Бу истәлекле, якты көндә ветераннарга, илебез бәйсезлеге өчен көрәшкән ватандашларыбызга нык сәламәтлек, озын гомер, күңел тынычлыгы, бәхет һәм иминлек телим.

 

Кама Тамагы муниципаль район башлыгы                                                                            П.Н. Лоханов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International