ЯҢАЛЫКЛАР


20
апрель, 2018 ел
җомга

 

    Л. Н.Толстой исеме Россиядә генә түгел бөтен илдә билгеле. Ул гениаль язучы, тирән фикер йөртүче Һәм талантлы тәрбиячедә. Кама Тамагы муниципаль районы “Богородский рай” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге” социаль педагогы Гөлназ  Хөснетдинова балигъ булмаганнар белән «Л. Н. Толстой – балаларга» дип исемләнгән төркемле чара үткәрде.

    Бүген район Мәдәният йортында Җирле үзидарә көненә багышлап бәйрәм чарасы үтте. Бер берсен профессиональ бәйрәмнәре белән котларга районның җирле үзидрә органнары вәкилләре бирегә җыелды. Җирле үзидарә хезмәткәрләрен шулай ук Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Павел Лохановта тәбрикләде.   

    Бөек Ватан сугышында җиңүнең 73 еллыгы алдыннан Кама Тамагы муниципаль районында “ Ничек яшисең ветеран?”  акциясе старт алды. “Богородский рай” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге” хезмәткәрләре торак пунктларга чыгып Бөек ватан сугышы ветераннары Һәм тыл хезмәтчәннәренең торак-көнкүреш шартларын карадылар. 

    Россия Федерациясе Татарстан Республикасы буенча тикшерү комитетының Югары Ослан районара тикшерү бүлеге җитәкчесе  Рунар Шамсутдинов 24 апрельдә 15.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә чаклы гражданнарны кабул итә.  

Адресы: Татарстан Республикасы, Югары Ослан авылы, Чехов ур., 70

Тел. 8(843-79)2-24-97

20 апрель көнне Балар китапханәсе “Китапханә төне” Бөтенроссия акциясендә катнашачак. Акция «Тылсымлы китап” исеме астында үтә.

 

    19 апрельдә Район балалар китапханәсендә Кама Тамагы урта мәктәбенең 1нче Б сыйныф укучылары өчен “Әлифба белән саубуллашу” балалар бәйрәме үтте. Балаларны укырга һәм язарга өйрәнүләре белән котладылар.   


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International