Бу көннәрдә эссе һава торышы саклана, коену сезонының кызган чагы. Күп кенә кешеләр эсселектән суда коенып качырга тырышалар. Профилактик чаралар күрелүгә карамастан җәй башыннан бирле Татарстан Республикасында 50 дән артык кеше суга батып үлде.