Бүген, 2021 елның 22 ноябрендә, Кама Тамагы муниципаль районы Советының утырышлар залында Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы каршындагы учреждениеләр, предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләре, районның шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары белән киңәйтелгән утырыш узды.
Киңәшмә барышында түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. Яңа коронавируслы инфекция таратуга каршы тору чаралары турында.
2. Җәмәгать транспортында коронавир инфекциясе таралуга каршы тору буенча профилактик чаралар турында мәгълүмати хәбәр.
Васильев Андрей Ильич - “Кама Тамагы” полиция бүлекчәсе башлыгы урынбасары
3. «Кош гриппы» авыруын таратуга каршы ветеринария профилактикасы чаралары турында мәгълүмат
Шакиров Руслан Рашатович - Кама Тамагы районының ветеринария хезмәте башлыгы
4. Халыкара инвалидлар көненә багышланган чараларны әзерләү һәм уздыру барышы турында.
Сафина Гөлназ Хәмис кызы - Кама Тамагы муниципаль районындагы МТЗ һәм СЗ социаль яклау бүлеге башлыгы.
5. 2021 - 2024 елларга коррупциягә каршы тору милли планы турында.
Россиев Дмитрий Михайлович - Кама Тамагы муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе.