Муниципаль район башлыгының Әниләр көне белән котлавы

2021 елның 27 ноябре, шимбә

Кадерле хатын-кызлар, әниләр һәм әбиләр!

Сезне чын күңелдән искиткеч бәйрәм – Әниләр көне белән котлыйм!

Әниләр Көне – иң җылы бәйрәмнәрнең берсе, ул иң якын һәм кадерле кешеләргә – әниләребезгә багышланган. Бишектән бөек һәм Изге Ана мәхәббәте безне җылыта һәм саклый, тормыш авырлыкларын җиңеп чыгарга, уңышка ирешергә булыша. Безгә ничә яшь булуга карамастан, әнинең яхшы сүзе, аның ягымлы карашы, зирәк киңәше балага да, өлкәннәргә дә кирәк.

Бөек ана хезмәте һәрвакыт иң мактаулы һәм әһәмиятле булачак. Әниләр көнен бәйрәм итү - ул әниләребезнең безгә булган яхшы мөнәсәбәтләре, күрсәткән мәхәббәтләре очен узебезнең рәхмәтебезне белдерү өчен зур мөмкинлек. Бу көнне герой-аналарга, күп балалы аналарга, ятим һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларга икенче әнигә әверелгән аналарга аерым рәхмәтемне белдерәм.

Кадерле әниләр! Рәхмәт, мәхәббәт һәм хөрмәт сүзләрен кабул итегез! Хезмәтегез, чиксез сабырлыгыгыз, рухи юмартлыгыгыз өчен җир йөзендә баш иябез. Сезнең күзләрегездә елмаюлар сүнмәсен! Сезгә сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге, үзара аңлашу һәм балаларыгыздан җаваплы җылылык телим!

Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы                                                                             Н.А. Вазыйхов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International