Рудник урта мәктәбе укучылары өчен Әниләр көненә багышланган Мастер-класслар

2021 елның 29 ноябре, дүшәмбе

Әниләр көне алдыннан «МастерОк» клубы кысаларында Кама Тамагы м.р. балалар китапханәсе хезмәткәрләре Рудник урта мәктәбенең 1,2 һәм 3 сыйныф укучылары өчен мастер-класслар үткәрделәр.

Кул эше бик кыйммәтле бүләк, бигрәк тә балалар үз куллары белән эшлиләр һәм якыннарына, туганнарына бүләк итәләр . Мастер-класста катнашучылар төсле кәгазь, клей һәм кайчы ярдәмендә матур эшләнмәләр ясадылар. Бүләкләр матур килеп чыкты, чөнки балалар үзләренең мәхәббәтләрен һәм назларын бүләк ясаганда керттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International