Кама Тамагы муниципаль районының Иске Казиле авыл җирлегендә гражданнар җыелышы (җыены)

2022 елның 14 гыйнвары, җомга

Районда традицион хисап җыеннары башланды. Алар һәр авыл җирлегендә уза. 

Бүген, 2022 елның 14 гыйнварында, җыеннар Иске Казиле авыл җирлегендә Атабай һәм Караталга авылларында, Иске Кәзә авылында узды.

Гражданнар җыеннары эшендә Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Вазыхов Наил Альберт улы катнашты, район территориясендә максатчан программаларның гамәлгә ашырылуы һәм муниципаль районның социаль-икътисадый үсешенең төп юнәлешләре турында сөйләде.

Авыл җирлеге башлыгы Сагъдиев Илдус Хатипович җирле үзидарә органнары эшчәнлеген оештыру, җирлекнең 2021 елда социаль-икътисадый үсеше һәм үзара салым акчасына эшләрне оештыру бурычлары турында доклад ясады.

Халык җыен вакытында сораулар бирә, аларга җаваплар ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International