Кама Тамагы муниципаль районында гражданнарның җыеннары

2022 елның 25 гыйнвары, сишәмбе

2022 елның 21 гыйнварында җыеннар Балтач, Варварино һәм Олы Бортас авыл җирлекләрендә узды. 

Халык җыеннары эшендә Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Вазыхов Наил Альберт улы һәм Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы урынбасары Габидуллин Газинур Авхатович катнашты, район территориясендә максатчан программаларның гамәлгә ашырылуы һәм муниципаль районның социаль-икътисадый үсешенең төп юнәлешләре турында сөйләделәр.

Авыл җирлекләре башлыклары җирле үзидарә органнары эшчәнлеген оештыру, җирлекнең 2021 елдагы социаль-икътисадый үсеше һәм үзара салым акчасына эшләрне оештыру бурычлары турындагы нотык белән чыгыш ясадылар.

Халык җыен вакытында сораулар бирә, аларга җаваплар ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International