Җәяүлеләр өчен

2013 елның 21 июне, җомга
Җәяүлеләр юлы төзелеше, ә кайбер урыннарда ремонтлау даими тормышка ашырыла. Узган ел К.Маркс урамында тротуар төзелеше төгәлләнде. Хәзер җәяүлеләр төзекләндерелгән юлдан эшкә бара, нәниләрне бакчага китерәләр.
-Кама Тамагы штпда яшәүчеләр Гагарин урамындагы тротуар реконструкцияләнүен күргәндер. Биредә “Вираж” төзелеш- монтаж фирмасы эшчеләр бригадасы юлны тигезләп, вак таш җәя, ә аннан соң брусчатка түшәячәк. Үзәк дәваханә ягына километрга якын озынлыктагы тротуар җәяүлеләр өчен бик уңай булачак. Аннан соң җәяүлеләр юлы Ленин урамына салыначак. Өйләренә су үткәрергә планлаштыручыларга ашыгырга кирәк,– ди Кама Тамагы штп башлыгы урынбасары Нияз Камалиев.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International