Кама Тамагы районы мәктәпләре укытучыларына яңа ноутбуклар тапшырылды. Техниканы яңарту проекты Татарстанда цифрлаштыру елына багышланган һәм республика Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән Ак Барс банкы тарафыннан гамәлгә ашырыла. Тантаналы чара Кама Тамагы муниципаль районы Советының утырышлар залында узды.
Укытучыларга ноутбукларны Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Вазыйхов Наил Альберт улы, "Ак Барс" Банкының җирле сату офисы җитәкчесе Вера Таҗетдинова белән бергә тапшырдылар.