2022 елның 2 июнендә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Әмир Хәмитовның гражданнарны бергәләп кабул итүе була.
Районда яшәүчеләрнең сорауларын «Skype» программасы аша Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Кама Тамагы районындагы җәмәгать ярдәмчеләре кабул итү бүлмәсенә турыдан-туры тоташтыру юлы белән Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатына һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә бирү мөмкинлеге булачак.
Сәрия Сабурская һәм Әмир Хәмитовка мөрәҗәгать итәргә теләүчеләргә алдан (843) 236-41-80 телефоны аша язылырга һәм билгеләнгән вакытка вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе кабул итү бүлмәсенә яисә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратына килергә кирәк.