Бүген Кама Тамагы муниципаль район Советының утырышлар залында Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы каршындагы учреждение, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашында киңәйтелгән утырыш узды.
Торак пунктларны чистарту буенча санитар-экологик икеайлык йомгаклары турында Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Заһидуллин Ринат Марат улы һәм "Кама Тамагы муниципаль районы мәгариф идарәсе" МКУ начальнигы урынбасары Гыйниятова Энҗе Ирек кызы чыгыш ясадылар.
Рудник урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Хәсәнова Гөлүсә Илсур кызы экологик белем бирү турында доклад белән чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Кама Тамагы районындагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Вәлиев Илфат Илдар улы язгы кыр эшләрен башкаруның барышы турында сөйләде.
Кама Тамагы муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Дмитрий Михайлович Россияев муниципаль хезмәткәрләргә коррупцион хокук боз