2022 елның 1 июненә Кама Тамагы муниципаль районының хезмәт базарындагы вәзгыятькә кыскача анализ

2022 елның 3 июне, җомга

Кама Тамагы муниципаль районында 2022 елда эшче көчләр саны 7 900 кеше тәшкил итә.

Кама Тамагы муниципаль районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә 2022 елның 1 июненә теркәлгән эшсез гражданнар саны 37 кеше тәшкил иткән (01.06.21 елга-83 кеше). 2022 елның 1 июненә теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,47% тәшкил итә (01.06.21 елга – 1 %).

2022 елның 1 июненә эш бирүчеләр тарафыннан игълан ителгән вакансияләр саны 54 берәмлек тәшкил итә (01.06.21 елга – 58 берәмлек). Иң күп вакансияләр хезмәт күрсәтү (17 вакансия), мәгариф (8 вакансия), авыл хуҗалыгы (8 вакансия) өлкәләрендә тәкъдим ителә.

Агрономнар, юристлар, пешекчеләр, тракторчылар, ярдәмче эшчеләр бүгенге көндә иң кирәкле белгечлекләр булып торалар.

Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты 2022 елның 1 июненә вакансиягә 0,69 кеше тәшкил итә.

Барлык рәсми белдерелгән вакансияләр белән Сез «Россиядә эш» порталында таныша аласыз https://trudvsem.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International