Бүген Кама Тамагы муниципаль район Советының утырышлар залында Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы каршындагы учреждение, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашында киңәйтелгән утырыш узды.
«Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ ГИМС Үзәге " ФКУ Кама Тамагы инспекторлык участогының Кече көймәләр буенча өлкән дәүләт инспекторы Ананьев Алексей Владимирович җәйге чорда су объектларында куркынычсызлык чаралары турында доклад белән чыгыш ясады.
«Кама Тамагы» полиция бүлеге вәкиле Зиновьев Дмитрий Павлович «Сабантуй»милли бәйрәменә багышланган бәйрәм чараларына әзерлек һәм үткәрү чорында җәмәгать куркынычсызлыгын һәм кешеләр күпләп була торган урыннарда хокук тәртибен тәэмин итү буенча чаралар комплексы турында сөйләде.
«Волжские зори» район газетасы баш мөхәррире Заһидуллина Светлана Юрьевна 2022 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе турында мәгълүмат бирде.