Район Башлыгының социаль хезмәткәр көне белән котлавы

2022 елның 7 июне, сишәмбе

Хөрмәтле социаль өлкә хезмәткәрләре!

Сезне һөнәри бәйрәмегез - Социаль хезмәткәр көне белән чын күңелдән тәбрик итәм. Сез үзегезне игелекле эшкә – авыр тормыш хәлендә калган, ярдәмгә һәм кайгыртуга мохтаҗ гражданнарга ярдәм итүгә багышладыгыз. Сезнең ярдәмегез ветераннарга, инвалидларга, өлкәннәргә, балаларга, күп балалы гаиләләргә адреслана. Бу кешеләрнең язмышы һәм аларның проблемаларын хәл итү күп очракта сезнең һөнәри осталыгыгыз, Хезмәтегез эшкә намуслы караш , зур сабырлык таләп итә.
Бу бәйрәм көнендә сезгә һәм якыннарыгызга авыр, әмма шундый кирәкле эштә уңышлар, сәламәтлек, иминлек телим.

 

Кама Тамагы муниципаль район Башлыгы                                                                                   Н.А.Вазыхов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International