Петр I тууына 350 ел тулу уңаеннан Район балалар китапханәсе хезмәткәрләре кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен «Петр I»дип исемләнгән тарихи китап көне үткәрделәр.
Кама Тамагы татар урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары Россия тарихы сериясе китабы белән таныштылар. «Белый Город» нәшриятының әлеге сериясе Иң яхшы китаплар дип танылды. Укучылар бөек рус патшасы Петр I турында күп кызыклы мәгълүмат алдылар . Үз илебез хакына яшәве турында. Петр I «Ватанга яхшылык эшләгез, аңа ышаныч һәм дөреслек белән хезмәт итегез»дигән үгет-нәсихәтләр бирде. Балаларны "Петр солдат хезмәте" башлыгы кызыксындырды.