7 июнь көнне Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Вазыйхов Наил Альберт улы белән төрле сораулар һәм борчыган проблемалар буенча гражданнарны шәхси кабул итү булды.
Гражданнар төрле проблемалар буенча мөрәҗәгать иттеләр, алар арасында контейнер мәйданчыкларын төзекләндерү, җир мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Район башлыгы һәр мөрәҗәгатькә игътибар бирә. Кабул итүгә килгән һәр кеше ишетелде һәм аңланды. Барлык мөрәҗәгатьләр дә район җитәкчелеге тарафыннан теркәлде һәм контрольгә алынды.