Социаль хезмәткәр көненә багышланган тантаналы чара

2022 елның 8 июне, чәршәмбе

Бүген «Кама таңнары» автоном коммерцияле булмаган оешмасында социаль хезмәткәр көненә багышланган тантаналы чара узды.

Һөнәри бәйрәмдә Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Наил Альбертович Вазыйхов тармак хезмәткәрләренә даими әзерлекләре, сабырлыклары, көндәлек намуслы хезмәте өчен рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль үсеш буенча урынбасары Елена Владимировна Сороковнина шулай ук барлык хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады, хезмәткәрләргә аларның хезмәтләре һәрвакыт ярдәмгә мохтаҗ булган барлык кешеләргә игътибар, күңел тигезлеге һәм социаль хезмәт күрсәтүләрдән файдаланучыларның рәхмәт елмаюлары белән бүләкләнүләрен теләде.

Бу көнне җәмгыятебезгә хезмәт, сабырлык һәм мәрхәмәтлек күрсәткән районның иң яхшы хезмәткәрләре мактау грамоталары, район башлыгы, чакырылган оешма җитәкчеләре исеменнән Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International