2022 нче елның 9 нчы июнендә җирлекара үзәк китапханә бинасында эшсез гражданнарга социаль адаптация һәм психологик ярдәм күрсәтү буенча халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан оештырылган төркем дәресләре булып узды.
Дәүләт хезмәтләре эшсез гражданнар тарафыннан мөстәкыйль рәвештә эш эзләү, резюме төзү, эш бирүче белән эшлекле әңгәмә үткәрү, эшсез гражданның хезмәткә мотивациясен арттыру, эш эзләү һәм эшкә урнаштыру буенча позицияне активлаштыру буенча тәкъдимнәр алуга юнәлдерелгән.
«Эрудит-Селдом» шәхси өстәмә белем бирү учреждениесенең белгеч-психологы Валентина Ильина эшсез гражданнар белән тренинг һәм психологик консультацияләр үткәрде.
Әлеге чарада 15 эшсез граждан катнашты. Һәркемгә белгеч киңәшләре белән бәяләмә бирелде.