Татарстан Республикасы эшкуарлары үз бизнесларын алып барганда салым салуның патент системасын ешрак кулланалар. Бу махсус салым режимы бухгалтерлык исәбен алып бару һәм ПСН буенча салым декларациясен тапшыру буенча бурычлар булмау, түбән салым ставкасы, кайбер салымнарны түләүдән азат итү аеруча җәлеп итә. Россия Федерациясе Салым кодексы нигезендә Салым салуның әлеге системасын куллануга бәйле рәвештә түләнә торган салым суммасын иминият взносларына киметү мөмкинлеге каралган; ул кулланыла ала торган эшчәнлек төрләре исемлеге киңәйтелде һәм ваклап сату һәм җәмәгать туклануы өлкәсендә объектлар мәйданының иң чик күрсәткечләре арттырылды.
Патент алу хокукын саклап калуның төп шарты-бюджетка салымны вакытында һәм тулысынча түләү. Шуңа күрә Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе салым салуның патент системасын куллануга бәйле рәвештә түләнергә тиешле салымны үз вакытында түләргә кирәклеге турында искә төшерә.
Россия Федерациясе Салым кодексы нигезләмәләре нигезендә түләү тәртибе патентның гамәлдә булу срогына бәйле:
- әгәр патент алты айга кадәр срокка алынган икән, салым патент гамәлдә булу срогыннан да соңга калмыйча салымның тулы суммасы күләмендә түләнә;
- әгәр патент алты айдан артык вакытка алынган булса, салымны патент гамәлдә була башлаганнан соң туксан календарь көннән дә соңга калмыйча һәм патент гамәлдә булу срогыннан да соңга калмыйча түләргә кирәк. Әйтик, әгәр патент 2022 елның 1 гыйнварыннан 2022 елның 31 декабренә кадәр алынган булса, түләүнең беренче срогы - 31.03.2022, икенче түләү срогы – 31.12.2022.
Шул ук вакытта закон чыгаручы эшкуарларны патент бәясен тулысынча беренче срок буенча түләү хокукын чикләми.
Моннан тыш, ПСН куллануга бәйле рәвештә исәпләнгән салым суммасын түләнгән иминият взнослары суммасына киметергә мөмкин. Моның өчен ПСН куллана торган салым түләүче сыйфатында исәпкә кую урыны буенча салым органына салым суммасын киметү турында хәбәрнамә җибәрергә кирәк.
Исегезгә төшерәбез, срогы чыккан түләүнең һәр көне өчен Россия Федерациясе Үзәк Банкының рефинанслау ставкасының 1/300 күләмендә пенялар исәпләнелә. Моннан тыш, патент системасы вакытында недоимка салым түләүчегә яңа патент бирүдән баш тарту өчен нигез булырга мөмкин.
Югарыда бәян ителгәннәрдән чыгып, Идарә салымнарны вакытында түләргә тәкъдим итә, өстәвенә, салым хезмәте моның өчен уңайлы шартлар тудыра. Салым түләүләре буенча бурычларны тикшерергә һәм түләргә Россия Федераль салым хезмәте сайтында Шәхси кабинет, шулай ук аның мобиль версиясе ярдәм итәчәк. Бу сервиста бурычлар турында мәгълүматны гына күреп калмыйча, онлайн режимында салым түләү дә башкарырга мөмкин.