Район Башлыгының Сабантуй бәйрәме белән котлавы

2022 елның 10 июне, җомга

Хөрмәтле каматамагылылар һәм районыбыз кунаклары!

Сезне чын күңелдән иң яраткан халык бәйрәмнәренең берсе-Сабантуй белән котлыйм!

Сабантуй авыл хезмәтен данлый һәм җирнең уянуын символлаштыра, шуңа күрә бәйрәмдә без иң беренче чиратта авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтлибез. Язгы кыр эшләре тәмамланганнан соң, ел саен басу алдынгылары белән очрашу матур традициягә әверелде, аларның хезмәт җитештерүчәнлеге күпләргә үрнәк булып тора һәм авыл хезмәтчәннәренә авыр, әмма намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә.

Быел да район Сабан туе зур колач белән, күңелле узар дип ышанам. Бәйрәмдә катнашучылар һәм кунаклар төрле ярышларда һәм уеннарда үз көчләрен һәм җитезлекләрен күрсәтә алачаклар.

Чын күңелдән һәркайсыгызга шатлык, иминлек һәм муллык, һәр гаиләгә тынычлык, гармония һәм мәхәббәт телим! Бәхет, сәламәтлек һәм игелек сезгә!

Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы                                                                             Н.А. Вазыйхов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International