Район Башлыгының Россия көне белән котлавы

2022 елның 10 июне, җомга

Хөрмәтле каматамагылылар!

Россия көне уңаеннан иң ихлас котлауларны кабул итеп алыгыз.

Россия көне-барлык халыклар дуслыгы бәйрәме. Бердәмлектә-безнең көч, мәдәниятләр һәм халыклар тигезлегендә – безнең көч. Россия тарихы-һәрберебезнең тарихы, һәм ул кече Ватаннан башлана. Безнең өчен бу-Кама Тамагы җире. Ул бөек һәм куәтле дәүләтнең аерылгысыз өлеше булып тора. Безнең аңа карата мәхәббәт-ул Россиягә мәхәббәт.

Хезмәт сөючәнлек, фидакарьлек һәм иҗатка омтылыш аркасында без киләчәк буыннарга көчле һәм нык Россияне тапшырырбыз дип ышанам!

Бу бәйрәм көнендә барыгызга да бәхет һәм иминлек, илебез һәм туган ягыбызның чәчәк атуы хакына хезмәтегездә зур уңышлар телим.

Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы                                                                             Н.А. Вазыйхов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International