14 эшсез граждан өстәмә һөнәри белем алуга кереште

2022 елның 10 июне, җомга

Конкурентлыкка сәләтлелекне арттыру, алга таба эшкә урнашу, үзмәшгульлек һәм эшкуарлыкны үстерү максатыннан 2022 елның 10 июнендә 14 эшсез граждан «шәхси эшмәкәр»программасы буенча өстәмә һөнәри белем алуга кереште.

Белем бирү хезмәтләре «Эрудит-Селдом»өстәмә белем бирү шәхси мәгариф учреждениесе тарафыннан күрсәтелә. Укулар барышында эшсез гражданнар түбәндәге дисциплиналарны өйрәнә: эшкуарлык эшчәнлеге төрләре, үз эшеңне оештыру һәм үстерү, эшмәкәрлек эшчәнлегенә салым салу, исәпкә алу һәм хисап бирү, эшкуарларның кредит оешмалары белән үзара хезмәттәшлеге.

Уку тәмамлангач, йомгаклау аттестациясе узганнан соң, эшсез гражданнарга «Россия Федерациясендә мәгариф турында»Федераль закон нигезендә квалификация турында документлар биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International