Милли бәйрәмебез-Россия көне уңаеннан иң ихлас котлауларны кабул итеп алыгыз.
Россия көне-барлык халыклар дуслыгы бәйрәме. Бердәмлектә-безнең көч, мәдәниятләр һәм халыклар тигезлегендә – безнең көч. Россия тарихы-һәрберебезнең тарихы, һәм ул кече Ватаннан башлана. Безнең өчен бу-Кама Тамагы җире. Ул бөек һәм куәтле державаның аерылгысыз өлеше булып тора. Безнең аңа карата мәхәббәт-ул Россиягә мәхәббәт, россиялеләр үз балаларына һәм оныкларына мирас итеп тапшырган иң тирән, әһәмиятле һәм изге идея.
Хезмәт сөючәнлек, фидакарьлек һәм иҗатка омтылыш аркасында без киләчәк буыннарга көчле һәм нык Россияне тапшырырбыз дип ышанам! Бу бәйрәм көнендә барыгызга да бәхет һәм иминлек, илебез һәм туган ягыбызның чәчәк атуы хакына хезмәтегездә зур уңышлар телим.
Хөрмәт белән, Кама Тамагы Башлыгы муниципаль район башлыгы Н.Ә.Вазыйхов