Бүген Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов Кама Тамагы муниципаль районында гражданнарны шәхсән кабул итте.
Чарада шулай ук Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары Ибраһимов Илнар Габделхәй улы һәм Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары Солтанов Руслан Габбас улы катнашты.
ТР буенча баш федераль инспекторга 12 граждан мөрәҗәгать итте. Җир-Хокук мәсьәләләре, территорияләрне төзекләндерү, күп балалы гаиләләргә торак бирү һәм башка мәсьәләләр буенча халыкның барлык мөрәҗәгатьләре җентекләп каралды һәм алар буенча Россия Федерациясенең гамәлдәге законнары нигезендә тулы күләмдә аңлатмалар бирелде.