Район Башлыгының медицина хезмәткәрләре көне белән колтавы

2022 елның 17 июне, җомга

Хөрмәтле табиблар, медицина хезмәткәрләре!

Медицина хезмәткәре көне белән иң ихлас котлауларны кабул итегез. Дөньяда төрле һөнәрләр күп, барлыгы да җаваплы, кирәкле, әмма нәкъ менә медик һөнәре һәрберебез өчен алыштыргысыз. Һәрвакытта да бәйрәмнәрне дә, ялларны да белмәүче табиб һөнәре зур түземлек, батырлык һәм рухи сизгерлек таләп итә, җәмгыятьтә аеруча хөрмәткә лаек. Чөнки кеше сәламәтлеге турында кайгырту теләсә кайсы вакытта нәтиҗәле медицина ярдәме күрсәтергә әзер булган ак халаттагы профессионалларның тормыш мәгънәсе булып тора.

Бу бәйрәм көнендә хезмәтегез, һөнәри осталыгыгыз, кешеләргә игътибарыгыз өчен ихлас рәхмәт сүзләрен кабул итегез. Сезнең өчен иң зур бүләк булып елмаюлар һәм сәламәт тормыш шатлыгы бүләк иткән пациентларның рәхмәтле йөзләре булсын!

Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Н.А.Вазыйхов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International