Баймөхәммәтова Зөлфия Кәлимулла кызы 1932 елның 20 июнендә Кама Тамагы районының Салтыган авылында дүртенче бала булып дөньяга килә. Әти-әнисе колхозчы була.
1939 елда беренче сыйныфка укырга керә һәм 1943 елда туган авылында башлангыч сыйныфны тәмамлый. Башлангыч сыйныфтан соң яшьтәшләре белән колхозда эшли башлый. Башта бригадада төрле эшләрдә эшләп, аннан ул өлкәннәр белән урман кисәргә, утын әзерләргә йөргән. 15 яшь тулгач Зөлфия Кәлимулла кызы фермага бозау караучы булып китә. 1959 елга кадәр фермада эшли.
1959 елда 8 мартта Кече Мәрәтхуҗага авылы егетенә кияүгә чыга. Биредә фермада дуңгыз караучы булып 1969 елга кадәр эшли. Сәламәтлеге әзерәк какшагач җиңелрәк эшкә күчәргә мәҗбүр була, җыештыручы булып, аннан төрле эшләрдә эшли.
1977 елда пенсиягә чыга. Пенсиядән соң тагын ике ел колхозда эшли. Ире белән бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Хәзер Зөлфия Кәримулла кызы баласы тәрбиясендә яши.