Гарифуллина Хания Габбас кызы 1932 елның 20 июнендә Актаныш районы Актаныш авылында туган. Авылда 10 класс белем алганнан соң Россгострахта, Райфин отделда эшләгән.
1959 елның 1 маенда Марий Эл егете Гарифуллин Наильгә тормышка чыга, 2 балага гомер бирәләр.
1963 елны Кама Тамагына кучеп киләләр. Заготконторага бухгалтер булып урнаша, лаеклы ялга чыкканчы шул бер урында эшли.
2019 елны тормыш иптәшен соңгы юлга озата. Хәзерге вакытта улы белән яши.