"Хәтер шәме" акциясе Кама Тамагында 21-22 июнь төнендә узачак. Россиядә 22 июньдә Хәтер һәм кайгы көне билгеләп үтелә.
21 июнь көнне 20.30 сәгатьтә Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар истәлегенә мемориал янында каматамагылылар сугышта һәлак булган якташларыбыз истәлегенә шәмнәр кабызачак.
19: 30 сәгатьтә Мәдәният йортында Михаил Комлевның "Хәтерләсеннәр" дигән хәрби фильмы күрсәтеләчәк, кинозалга керү ирекле булачак.