Шакирова Асия 1927 елның 21 июнендә Олы Бортас авылында туа. Гаиләдә алар алты бала үсә. Ул – иң кече һәм бердәнбер кыз. Сугыш башланганда аңа 14 яшь була, шуңа күрә 4 сыйныфны гына тәмамлый ала. Күп кенә яшьтәшләре кебек, югалтулар ачысын күрергә, авыр хезмәттә эшләргә туры килә.
1950 елда Асия апа фронттан яраланып кайткан Шәпкә авылы егете Шакиров Габдуллага кияүгә чыга. Алар гаиләсендә дә 6 бала туа: 2 кыз һәм 4 ул, барысына да яхшы тәрбия биреп үстерәләр.
Асия Вафа кызы Шакирова II дәрәҗә “Хезмәт ветераны” һәм “Ана даны” медаленә ия. Ире белән алар 41 ел бергә гомер иткәннәр.
Хәзер Асия апа Шәпкәдә кече улы Илһам һәм килене Нурия тәрбиясендә яши. Ул бик бай дәү әни, аның барлыгы 41 оныгы һәм оныкчыгы бар.