Бүген Югары Ослан районы мәдәният йортында «Нечкәбил – 2022»конкурсының зона туры узды. Конкурс «Ныклы гаилә» федераль партия проекты, «Татарстан – нык гаиләләр территориясе» республика акциясе һәм «Ел гаиләсе»7 нче Бөтенроссия конкурсы кысаларында узды.
Конкурста Татарстан Республикасының алты районыннан гаиләләр катнашты. Безнең районнан Куйбышев Затон штпдан Мөхәммәтҗановлар гаиләсе бар иде.