Кама Тамагы муниципаль районы Иҗтимагый советы утырышы 2022 елның 20 июнендә район мәдәният йорты бинасында узды. Көн тәртибендәге төп мәсьәлә мәдәният һәм мәгариф учреждениеләре тарафыннан хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү уздыру булды. Бу мәсьәлә буенча Иҗтимагый совет әгъзасы, мәгариф, мәдәният һәм яшьләрне тәрбияләү буенча даими комиссия рәисе тыңланды.
Бәйсез бәяләү мәдәният учреждениеләре һәм мәгариф процессы эшчәнлегенең ачыклыгын тәэмин итәргә, халыкка әлеге оешмалар тарафыннан хезмәт күрсәтү дәрәҗәсе турында мәгълүмат бирергә һәм аларның эш сыйфатын күтәрергә тиеш.Процедураның төп катнашучылары-бәяләүне үткәрү буенча вазифалар йөкләнгән иҗтимагый советлар, оешма-оператор, хакимият органнары, шулай ук әлеге процессны координацияләүче учреждениеләр үзләре.
.jpeg)