Казан районара табигать саклау прокуроры гражданнарны кабул итте

2022 елның 24 июне, җомга

23 июнь көнне 11: 00 дән 12:00 гә кадәр Кама Тамагы муниципаль районында әйләнә-тирәлекне саклау һәм табигатьтән файдалану мәсьәләләре буенча Казан районара табигать саклау прокуроры Александров Денис Алексеевич гражданнарны кабул итте.

Кабул итүгә районның 4 кешесе мөрәҗәгать итте. Кабул итү барышында барлык мөрәҗәгать иткән гражданнарга үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар бирелде, гамәлдәге законнар нигезләмәләре аңлатылды. Кабул ителгән шикаятьләрне һәм гаризаларны карау барышы контрольгә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International